Татарстанның 230 меңнән артык укучысына хэппи мил уенчыклары бүләк ителәчәк

2018 елның 24 августы, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Макдоналдс» компаниясенең  «Дом Роналда Макдоналдс» компаниясе белән берлектә үткәргән хәйрия чарасында катнашты.

Россиядә үткәрелгән футбол буенча Дөнья чемпионаты FIFA 2018 уеннары тәмамлануга һәм яңа уку ылы башлануга багышланган проект кысаларында Татарстанның 230 меңнән артык укучысына хэппи мил уенчыклары бүләк ителәчәк. Беренче чиратта бу уенчыклар Республиканың балалар социаль учреждениеләренә: балалар йортларына, интернатларга, коррекцион мәктәп һәм приютларга биреләчәк, шулай ук күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә тапшырылачак.

Хәйрия акциясенә старт Республиканың Кукмара районында Р.Н. Мухаметшин истәлегенә районара футбол турниры барышында бирелде. Истәлекле уенчыкларны беренчеләрдән булып Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы сәламәтлеге чикле булган балалар өчен  "Милосердие" Реабилитация үзәгендәге балалар һәм шулай ук районның аз керемле гаиләләре балалары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International