Халыкара экспертлар Россиядә белем бирү системасын югары бәяләделәр

2018 елның 2 сентябре, якшәмбе

Мәскәүдә узган Рособрнадзор ярдәме белән оештырылган “Бүгенге көндә дөньяда мәгариф: чакырулар, бәяләү, чишелешләр” темасына узган IV Халыкара конференциядә 10 – 15 елдан соң киләчәк мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның укытучыларына белем бирү системасының уңышлылыгының нинди факторларга бәйле булачагы, шулай ук Россиягә мәктәптә белем бирү өлкәсендә алдынгылыкны яулау һәм шуны саклап калуның перспективалары хакында фикер алыштылар.

Конференция эшен ачканда Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов Россия Президенты Владимир Путин указында куелган 2024 елга безнең илебез белем бирү системасының сыйфаты буенча дөньядагы әйдәп баручы илләрнең беренче унлыгы рәтенә керүне тәэмин итәргә дигән бурыч хакында искә төшерде.

Аның фикере буенча, бу бурычны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр бар: белем бирү сыйфатын бәяләү өчен бердәм система булдырылды, төрле бәяләү процедураларының нәтиҗәләре һәм аларны анализлау буенча, шулай ук БДИ нәтиҗәләре буенча да эш алып барыла, Россия инде башлангыч сыйныф укучыларының уку грамоталылыгы дәрәҗәсен PIRLS тикшерүләре буенча дөньяда беренче урында тора, ә 15 яшьлек укучыларны PISA тикшерүләре буенча Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы илләре арасында уртача нәтиҗәдән артып китте һәм дөньяда иң яхшы үсешләрнең берсен күрсәтте.

Конференциядә катнашучылар шулай ук мәктәпкәчә тәрбия буенча халыкара тикшерүләр нәтиҗәсе һәм өлкән яшьтәгеләрнең компетенциясе, төбәкләрдә белем бирү системасындагы тәҗрибә хакында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International