КФУда фән атналыгы уза

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

11нче февральдән 16нчы февральгә кадәр КФУның уку бүлекләрендә һәм музейларында ачык лекцияләр, мастер-класслар, уеннар һәм дискуссияләр узачак. Программада 40 тан артык «акыллы күңел ачу», аерым алганда, зур шахмат, «Роботны ничек ясарга» дигән мастер-класс, лингвистик интерактив, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уены, КФУның  Фундаменталь медицина һәм биология институтының симуляцион һәм имитацион укыту үзәгенә экскурсия һәм башкалар бар иде.

Барлык теләүчеләр өчен дә керү ирекле. Тулырак расписание белән https://night.kpfu.ru/  сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International