24 гомуми белем бирү фәннәре буенча олимпиада биремнәрен үтәүдә үз көчләрен 4-11 нче сыйныф укучылары, ә иң кечкенә укучылар рус теле һәм математика буенча олимпиадаларда сынап карый алачак. Һәр катнашучы үзенең белеменә карата олы сыйныф укучылары өчен эшләнгән олимпиада биремнәрен үтәргә хокуклы.
Мәктәп этабы агымдагы елның 1 ноябренә тәмамланачак.