Татарстанның студентлары һәм укучылары Г.Тукай шигырьләрен уку буенча Бөтенроссия конкурсында катнаша ала

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Әлеге чарада Татарстан Республикасының югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү, спорт мәктәпләренең һәм урта махсус уку йортларының 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Моның өчен 27 апрельгә кадәр оештыру комитетына гариза җибәрергә кирәк. Аннан соң «Тукай юллары» конкурсының рәсми төркемендә «ВКонтакте»да «Тукай аһәңнәре» дигән исем астында Габдулла Тукайның бер шигъри әсәренең видеоролигын урнаштырырга.

Чыгышны дөньяның теләсә кайсы телендә ясарга мөмкин. Декорацияләр, костюмнар һәм музыка куллану хуплана.

Җиңүчеләр һәм конкурста катнашучылар өчен дипломнар һәм сертификатлар әзерләнгән. Педагоглар (җитәкчеләр) рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Барлык  сораулар буенча оештыру комитетының 50unifirst@mail.ru  язарга яки  7(843) 294 90 81 телефоны буенча шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International