Конференция «Рус география җәмгыяте» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе, Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының географик һәм экологик белем теориясе һәм методикасы кафедрасы укытучылары ярдәмендә оештырылган.
Эш 4 секциядә алып барылды.
Конференция эшендә Әтнә, Арча, Балтач, Биектау, Кайбыч, Апас, Алексеевск, Чистай, Чирмешән, Актаныш районнары һәм КФУ студентлары катнашты. Конференциядә катнашучыларның барысына да дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.