Казанда "IT-чемпион” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
Бүген Казанда IT-паркта “IT-чемпион” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.
Татарстанда күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләрне популярлаштыру максаты белән, IT-чемпион конкурсы ике ел рәттән үткәрелде. Конкурсны оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары. Бәйге ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков ярдәме белән уздырыла.
Роман Шәйхетдинов билгеләп узганча, ике ел эчендә олы яшьтәге 450 меңнән артык зат ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетларын ачкан. Шул рәвешле, ике ел эчендә шәхси кабинетларның саны 325 меңнән 1,2 млн га кадәр җиткән. Түләүләр саны шулай ук ике мәртәбә арткан. Гражданнарга күрсәтелгән электрон хезмәтләр саны ел азагына 30 млн га җитәр дип фаразлана, дип белдерде министр. “Кыскасы, республика инновацион үсешкә йөз тота”, - диде Р. Шәйхетдинов. Ул бүген, конкурс нәтиҗәләре буенча, өлкәннәрне электрон хезмәтләрдән файдаланырга күнектергән 153 укучының бүләкләнүе турында хәбәр итте. Ике ел двәамында бәйгедә барлыгы 363 мең укучы катнашкан.
Роман Шәйхетдинов конкурста актив катнашкан муниципаль район һәм шәһәр вәкилләрен котлады. Теләче, Балтач, Мөслим муниципаль районнары Башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре башлыкларына, Казан, Яр Чаллы шәһәрләре Башкарма комитетларының мәгариф идарәләре җитәкчеләренә Рәхмәт хаты тапшырылды.
Быел конкурс кысаларында “Иң актив мәктәп” номинациясе гамәлгә кертелгән. Әлеге номинациядә җиңүгә республика мәктәпләренең 94 проценты дәгъва кылган. Үз районы һәм шәһәрендә иң актив дип табылган 51 мәктәп (барлык муниципаль районнан) интерактив җиһаз белән бүләкләнде. Ә беренче өч урынны яулаган мәктәпләргә өстәмә рәвештә мобиль класска сертификат тапшырылган. Җиңүчеләрне ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов тәбрикләде. “Бүген безнең мәктәпләр IT-технологияләр өлкәсендә иң алдынгы җиһазлар белән тәэмин ителгән. Мәгариф оешмаларында иң алдынгы технологияләр кулланыла. Быел мәктәпләрдә IT-сыйныфлар гамәлгә кертеләчәк”, - диде ул. Шулай итеп, беренче урынга Теләче муниципаль районы Лесной бистәсе гомуми белем бирү мәктәбе, икенче урынга Тукай районы Борды урта гомуми белем бирү мәктәбе, өченче урынга Арча районы Яңа Кишет урта мәктәбе лаек булды.
Югарыда әйтелгәнчә, ике ел эчендә бәйгедә катнашкан 363 мең укучы 450 меңнән артык татарстанлыны электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәткән. Җиңүгә ирешкән 153 укучының 10сы бүләкләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулларыннан кабул итеп алды. Абсолют җиңүче – Яшел Үзән районы Осиново бистәсендә яшәүче 8 нче сыйныф укучысы Екатерина Дырина. Быел аның шәхси кабинетыннан 1 мең 650 түләү башкарылган.
“Безнең инициатива сезнең тарафтан хупланды. Конкурсның бүгенге нәтиҗәләре искиткеч. Әлбәттә, ирешелгән нәтиҗәләрдә генә тукталып калмаячакбыз. Сез башкарган адымнар безнең менталитетны үзгәртә. Бүгенге дөньяда нәкъ менә сезнең кебек заманча фикер йөртә торган, замана белән бергә атлаучы яшьләр кирәк. Сез - безнең киләчәгебез, таянычыбыз. Өлкәннәрне яңа технологияләргә өйрәтү бик җиңел эш түгел ул. Шушы проект гамәлгә ашырылганга бик шатмын, әмма бу әле эшнең башы гына”, - дип, Рөстәм Миңнеханов конкурс дәвам иттереләчәген һәм яңа номинацияләр өстәләчәген билгеләп үтте. Республика башлыгы электрон хезмәтләрдән файдалану вакытны, транспорт чыгымнарын янга калдырырга ярдәм итүен шәрехләп узды. Җиңү яулаган укучыларга ноутбуклар тапшырылды.
Теләче районы Лесной бистәсе гомуми белем бирү мәктәбе директоры Илсур Гайбадуллин журналистларга әйтүенчә, аның мәктәбендә 20 бала белем ала. Мәктәптә барлыгы җиде кабинет бар, аларның икесендә генә интерактив җиһаз булмаган. Хәзер инде бүгенге җиңү ярдәмендә мәктәп тулысынча комплектланачак.
Бәйгегә килгәндә, "Иң актив укучы" номинациясендә укучылар олыларга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинет теркәргә һәм аның аша төрле хезмәтләр өчен түләргә ярдәм иткән. Моның өчен укучыларга баллар өстәлгән. Конкурсның һәр этабы нәтиҗәләре буенча һәр муниципаль районда рейтинг төзелгән. Барлык этап йомгаклары буенча, һәр муниципаль районның иң актив өч укучысына IPad/ноутбук тапшырылган. Укучылар тупланган балларын шулай ук истәлекле призларга – конкурс логотибы төшерелгән сувенир продукциясенә, партнер призларына һәм спектакльләргә чакыру билетларына алмаштыру мөмкинлегенә ия булган.
2013 нче елда “ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы” иҗади номинациясендә укучылар программалаштыруда, дизайнда мөмкинлекләрен күрсәткән, үзләрен пиарда сынаган, сервис һәм электрон хезмәтләр үсеше өчен оригиналь идеяләр тәкъдим иткән. Бу номинациягә быел 298 эш килеп ирешкән. “Электрон хезмәтләр өчен иң яхшы баннер яки логотип”, “Иң яхшы видеоролик”, “Иң яхшы презентация”, “OC Android өчен мобиль кушымта”, “Интернет-браузерлар тарафыннан ачыла торган Интернет-кушымта” категорияләрендә җиңүчеләр планшет Ipadлар белән бүләкләнгән.
Ике ел эчендә бәйгенең приз фонды түбәндәгечә: 474 данә Ipad һәм Ipad mini, 306 ноутбук, 51 интерактив комплект, 3 мобиль класс, Диснейлендка 2 юллама, Мәскәүгә Google Russia компаниясе офисына бару өчен 5 сертификат һәм 4 меңнән артык башка истәлекле призлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International