Хөрмәтле коллегалар!
Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, педагог-ветераннарыбыз!
Халыкара Укытучылар көне алдыннан мин чын күңелемнән сезне әлеге һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәм!
Бүген Татарстанның мәгариф системасында 50 меңнән артык талантлы педагоглар эшли, алар үзләренең булган бар вакытын балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен багышлаган. Республиканың һәр икенче укытучысы дәүләт һәм тармакара бүләкләренә ия. Һәм без моның белән бик нык горурланабыз.
Укытучыга беркайчан да җиңел булмаган. Тормыш һәрвакыт безгә зур таләпләр куйган.
Әмма бүген алар тагын бермә-бер арттылар. Без кискен үзгәрешләр гасырында яшибез һәм бүгенге көндә искечә уку һәм укыту мөмкин хәл түгел: мәгарифне яңарту башкарыла, аның эчтәлеге үзгәрә, яңа белем бирү стандартлары кертелә. Әмма бернинди суперзаманча компьютер классы да, бернинди инновацияләр дә педагогик талантны, осталыкны һәм кайгыртучанлыкны алыштыра алмый. Шәхес формалаштыруның башында нәкъ менә сез торасыз, чөнки киләчәк табиблар, төзүчеләр, инженерлар, очучылар һәм космонавтлар бүген мәктәпләрдә парта артларында утыралар. Сез безнең балаларны үзлектән фикер йөртергә, карарлар кабул итәргә һәм үзең сайлаган һәр әйбер өчен җаваплы булырга өйрәтәсез. Сезнең зур хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең искиткеч яхшы – амбициоз һәм иҗади яшьләр үсеп килә, алар хыялланып кына калмыйлар, үз хыялларын тормышка да ашыралар.
Хөрмәтле коллегалар, һөнәри бурычка тугрылылыгыз, көн дә балаларга биргән игътибарлы карашыгыз һәм җан җылыгыз өчен эчкерсез ихтирамымны һәм рәхмәт сүзләрен белдерергә рөхсәт итегез!
Укытучы һөнәре үзендә җанның яшьлеген һәм сүзләрнең акыллылыгын, көндәлек җиңел булмаган хезмәтне һәм белемнәрнең көндәлек җиңү бәйрәмен берләштерә. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә алынган мәгариф ветераннарын аерып алып тәбрикләп үтәсем килә. Сезгә озак елларга сәламәтлек һәм иминлек телим.
Алда - зур һәм гади булмаган эш. Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләрнең сыйфаты принципиаль яңа дәрәҗәгә ирешүе, көндәшлеккә сәләтле һәм һәркемгә ачык булуы, илнең инновацион үсеше таләпләренә туры килүе өчен безгә әле бик зур тырышлык куярга туры киләчәк. Алга куелган бурычларны хәл итәчәгебезгә ышанып калам. Моның өчен җитәрлек потенциал безнең педагогларыбызда бар.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, гаилә рәхәте, тынычлык һәм яхшылык телим!
Бәйрәм белән!