ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Россиянең 61 төбәгеннән 150 катнашучы бөтенроссия мәктәп музейлары конкурсының финалына чыкты. Ярыш РФ Мәгариф министрлыгы теләктәшлегендә РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылды. Аны Россиянең «Белем»җәмгыяте үткәрә.


4
август, 2026 ел
сишәмбе

3 августта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2026 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә багышланган коллегиясе узды. Коллегиядә Дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыклары һәм урынбасарлары, республика мәгариф сыйфатын мониторинглау үзәге җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

4 августта Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында татар теленнән сөйләм практикасы белән «Без — Тукай оныклары»төбәкара профильле сменасын ачу тантанасы булды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында узды.

Татарстан Республикасыннан «Гвардеец» яшь армияче хәрби патриотик җыеннарында 9-10 сыйныфларда тәрбияләнүче 20 бала катнаша, алар арасында «Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы» ДБМУ, «Актаныш кадет интернат мәктәбе» ДБМУ, «Советлар Союзы Герое Н. Кайманов исемендәге кадет мәктәбе» ДБМУ һәм «Казан Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге кадет интернат мәктәбе», шулай ук Татарстан Республикасының башка мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр бар.

Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 2026/27 уку елына дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча методик киңәшләр җибәрде. Дәрестән тышэшнең гомуми күләме атнага 10 сәгатьтән артмаскатиеш, уку чорында – башлангыч мәктәптә 1 350 сәгатькә кадәр, төп мәктәптә 1 700 һәм өлкәнмәктәптә 680 сәгатькә кадәр, дип хәбәр иттеләр«Интерфакс»ка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Казанда 3 августта Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең IV форумы эшенә старт бирелде. Чарада илнең 55 төбәгеннән 100гә якын педагог катнаша. Болар - Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе  әгъзалары, алдынгы белем бирү блоглары һәм социаль челтәрләрдә мәгърифәтчелек эшчәнлеген актив үстерүчеләр.


3
август, 2026 ел
дүшәмбе

Россия югары уку йортларына барлык югары белем дәрәҗәләре буенча түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Югары белем бирүнең яңа моделенә тулы күчүне алдагы өч елда тәмамлау планлаштырыла, ә белгечлекләрнең аерым эре төркемнәре буенча бу процесс 2027 елдан башланачак», – диелә министрлыкның «МАКС»платформасындагы рәсми каналдагы хәбәрендә.

«Россия – минем офыкларым» (Россия – мои горизонты) Бөтенроссия профориентация премиясенә гаризалар кабул итү 2026 елның 3 сентябренә кадәр озайтылды.

21–26 август көннәрендә Калуга өлкәсе башкаласында «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының финалы узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International