«Россия – минем офыкларым» премиясенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

2026 елның 3 августы, дүшәмбе

«Россия – минем офыкларым» (Россия – мои горизонты) Бөтенроссия профориентация премиясенә гаризалар кабул итү 2026 елның 3 сентябренә кадәр озайтылды. Конкурска нәтиҗәләр сентябрь ахырында Бөтенроссия профориентация айлыгын ябу тантанасында ясалачак.

Программа 5–6 сентябрьдә «Россия – минем офыкларым» форумы белән башланып китәчәк, алга таба төбәкләрне үз эченә алачак һәм премияне тапшыру тантанасы белән тәмамланаячак.

Биредә мөгаллимнәрнең, эш бирүчеләрнең, төбәк командаларының, укучыларның һәм контент тудыручыларның иң яхшы профориентация проектлары һәм практикалары билгеләп үтеләчәк.

2026 елда Гуманитар проектлар фонды Яңа медиа остаханәсе (Мастерская новых медиа) белән берлектә беренче тапкыр «Профориентация в кадре» дигән махсус номинация гамәлгә куйды. Катнашу өчен гаризалар рәсми сайтта кабул ителә. Гариза бирү һәм катнашу тәртибе турындагы җентекле мәгълүмат конкурс турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International