4 августта Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында татар теленнән сөйләм практикасы белән «Без — Тукай оныклары»төбәкара профильле сменасын ачу тантанасы булды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында узды. Белем бирү программасы ике атнага исәпләнгән, ул 1 августтан 18 августка кадәр дәвам итәчәк. Быел лагерь Россия Федерациясенең 13 субъектыннан 176 сәләтле баланы берләштерде. Катнашучыларның географиясе Әстерхан, Киров, Ульяновск, Төмән, Оренбург, Чиләбе өлкәләрен, Башкортостан Республикасын, Мәскәүне, Алтай краен, Пермь краен, Удмуртия республикасын һәм Марий Эл Республикасын үз эченә ала. Делегациянең нигезен татар теле буенча төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар тәшкил итә. Смена 18 августка кадәр дәвам итәчәк.