Татарстан Республикасыннан «Гвардеец» яшь армияче хәрби патриотик җыеннарында 9-10 сыйныфларда тәрбияләнүче 20 бала катнаша, алар арасында «Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусы» ДБМУ, «Актаныш кадет интернат мәктәбе» ДБМУ, «Советлар Союзы Герое Н. Кайманов исемендәге кадет мәктәбе» ДБМУ һәм «Казан Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге кадет интернат мәктәбе», шулай ук Татарстан Республикасының башка мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр бар. 2026 елның 1 августында Пензада «Гвардеец» яшь армияче хәрби патриотик җыеннарын ачу тантанасы булды. Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Тихонов, Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Герое Александр Решетников, «Геройлар вакыты» федераль программасының икенче агымында катнашучы Вячеслав Зенкин катнашты. Гвардиячеләрне строй, гомумфизик, ату, парашют әзерлеге, шулай ук Ватан тарихы һәм хәрби эш нигезләре, сугыш хәрәкәтләрен алып баруның заманча тактикасы һәм ысуллары, пилотсыз очкычны өйрәнү һәм идарә итү дәресләре көтә. Җыенкысаларында хәрби-гамәли дисциплиналар, шулай ук мини-футбол, баскетбол, волейбол, дартс, пейнтбол, шашка буенча ярышлар булачак. Җыеннарда катнашучылар өчен шулай ук иҗади конкурслар каралган, аларда алар үз төбәкләрен тәкъдим итә һәм үз сәләтләрен күрсәтә алачак, Пенза өлкәсенең тарихы һәм истәлекле урыннары белән танышу өчен кызыклы мәдәни-танып белү программасы әзерләнгән.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте материаллары буенча