Казанда Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең IV форумы уза

2026 елның 4 августы, сишәмбе

Казанда 3 августта Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең IV форумы эшенә старт бирелде. Чарада илнең 55 төбәгеннән 100гә якын педагог катнаша. Болар - Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр берләшмәсе  әгъзалары, алдынгы белем бирү блоглары һәм социаль челтәрләрдә мәгърифәтчелек эшчәнлеген актив үстерүчеләр. Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев билгеләп үткәнчә, Россия Халыклары бердәмлеге елында форумны Татарстанда уздыру үзенчәлекле яңгыраш ала һәм илнең төп көче – күпмилләтле Ватаныбыз мирасын бердәмлектә, үзара хөрмәт итүдә һәм саклауда икәнен искә төшерә. "Бүген Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлеге Россиянең барлык төбәкләреннән өч меңнән артык талантлы педагогны берләштерә. Заманча җәмгыять цифрлы мохиттә яши, һәм медиакиңлектә нинди мәгънәләр һәм кыйммәтләр өстенлек итүеннән безнең балаларыбызның, димәк, бөтен илнең киләчәге турыдан-туры бәйле. Һәм безнең уртак бурыч – көчләрне берләштерү һәм укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар һәм ата-аналар өчен бердәм, имин мәгълүмати киңлекне ныгыту», - дип сәламләде форумда катнашучыларны Александр Бугаев. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәктә мәгарифне үстерү программасын гамәлгә ашыруның өстенлекләре, бурычлары, инновацион практикалары турында сөйләде. Форумда катнашучыларны сәламләү сүзендә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин форум - ачык диалог, перспектив проектлар тудыру һәм иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу өчен менә дигән мәйданчык булачагына ышаныч белдерде. Программаның икенче көнендә катнашучылар өчен мастер-класслар, «Һөнәри эксперт берләшмәсе буларак остаз-мәгърифәтчеләрнең Бөтенроссия бергәлеге, цифрлы мохиттә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга бердәм алымнар эшләү»  белем сессиясе, чыгышлар һәм лекцияләр, тренинглар һәм практикумнар, шулай ук Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр бергәлегенең төбәк бүлекчәләренең иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдир итү булачак. Өченче көн программасында – мәгариф оешмалары- Казан шәһәренең яңа төзелгән мәктәпләре белән танышу, «Открытие» 107нче гимназиясендә булу, мастер-классларда катнашу һәм Зөя утрау-шәһәренә мәдәни сәфәр каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International