Югары уку йортларында түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамлана

2026 елның 3 августы, дүшәмбе

Россия югары уку йортларына барлык югары белем дәрәҗәләре буенча түләүле урыннарга кабул итү кампаниясе 30 сентябрьдә тәмамланачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Шул ук вакытта бюджет урыннарына кабул итү сроклары белем дәрәҗәсенә бәйле. Бакалавриат, специалитет һәм база югары белем бирү программалары буенча кабул итү 29 августта, ә магистратура һәм махсуслаштырылган югары белем бирү программаларына – 20 сентябрьдә тәмамланачак.

Россия югары уку йортларына кабул итүкампаниясе 20 июньдә башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International