"Югары белем бирүнең яңа моделенә тулы күчүне алдагы өч елда тәмамлау планлаштырыла, ә белгечлекләрнең аерым эре төркемнәре буенча бу процесс 2027 елдан башланачак», – диелә министрлыкның «МАКС»платформасындагы рәсми каналдагы хәбәрендә.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, 2026 елда 42,4 мең абитуриент кадрлар әзерләүнең яңа системасына күчү буенча пилот проектында катнашучы 17 университетка бюджет урыннарына керәчәк.
Сынау проекты 2023 елда старт алды. Аның кысаларында студентлар база һәм махсуслаштырылган югары белем ала, ә аспирантура фәнни, фәнни-педагогик һәм тикшеренү кадрларын әзерләүгә юнәлдерелгән һөнәри белем бирүнең аерым төренә бүленә.
Хәзер тәҗрибәдә Россиянең 17 югары уку йорты катнаша.