Бөтенроссия студентлар форумы

2011 елның 3 октябре, дүшәмбе

2011 елның 31 нче октябреннән алып 3 нче ноябренә кадәр Барнаул шәһәренең Алтай дәүләт университеты базасында инициаторлары иң эре гомумроссия студентлар оешмалары булып килгән Бөтенроссия студентлар форумы (алга таба - Форум) үткәреләчәк. Форум Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Алтай крае администрациясе ярдәме белән узачак. Форум россиякүләм студентлар оешмалары көчләрен россиякүләм һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү процессында катнашуның төп мәсьәләләре – студентларның үзидарә итү органнары вазифалары һәм җаваплылыгын киңәйтү, белем бирү һәм фәнни эшчәнлек, студентлыкның иҗади потенциалын үстерү буенча консолидацияләү максатыннан булдырылган.

Форум эшендә дәүләт, федераль һәм төбәкара хакимият органнары, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, студентлар берләшмәләре җитәкчеләре катнашуы планлаштырыла. Чара федераль дәрәҗәдәге гаммәви мәгълүмат чараларында киң яктыртылачак.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Форум турында китерелгән кагыйдәләрне студентларның үзидарә органнарына җиткерергә, тиешле әзерлек эшен үткәрергә һәм студентларның – Сезнең карамакта булган белем учреждениесе үзидарә органнары җитәкчеләренең (3 кешедән артык түгел) Форум эшендә сайланган юнәлештә (6 нчы кушымта) катнашу гаризасын Нигезләмәдә билгеләнгән тәртиптә юллауны сорый. Гаризалар һәм анкеталарны карап чыгу нәтиҗәләре буенча катнашучылар өстәмә рәвештә мәгълүмат хатлары белән чакыралачак.

Форумның оештыру комитеты катнашучыларның Форумда булуларын оештыруны (яшәү, ашау, тарату материаллары, атрибутика, трансфер) үз өстенә ала. Форум үткәрелү урынына кадәр һәм кире юнәлештә транспорт чыгымнарын түләүне җибәрүче оешма башкара. Форум турындагы җентекле мәгълүмат www.stud-forum.ru сайтында китерелгән. Форумда катнашу өчен гаризалар һәм тутырылган анкеталар 2011 елның 10 нчы октябренә кадәр info@stud-forum.ru электрон почтасы аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International