2011 елның 29 нчы сентябреннән алып 1 нче октяренә кадәр Мәскәү шәһәрендә “Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү тәртибе турында. Педагогик хезмәткәрләрнең квалификация дәрәҗәсен бәяләү методикасы” темасына семинар узды.
Әлеге семинар педагогик хезмәткәрләрнең квалификация дәрәҗәсен бәяләү методикасы авторлары һәм төзүчеләре тарафыннан үткәрелде. Бу методиканы Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы “Дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү тәртибе турында” яңа нигезләмәсенең (2010 ел, 24 нче март, 209 нчы номерлы приказ) гамәлгә кертелүе шартларында тәкъдим итә.
Семинар “Югары икътисад мәктәбе” милли тикшеренү университетының В.Д. Шадриков җитәкчелегендәге Мәгарифне тәэмин итү институты базасында үтте.
Семинар барышында мәгарифне модернизацияләүнең комплекслы проекты кысаларында булдырылган педагогик кадрларны аттестацияләү модельләрен Россия Федерациясенең өч төбәгендә апробацияләү буенча эш тәҗрибәсе белән алмашу булды. Педагогик хезмәткәрләрнең квалификация дәрәҗәсен ныклы теоретик һәм эмпирик базасына нигезләнгән һәм яңа кертелгән Аттестация тәртибе нигезләмәләренә тулысынча туры килгән сыйфатлы бәяләү коралы тәкъдим ителде.
Семинарда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм 20 төбәктән мәгариф өлкәсендәге башкарма хакимият органнары, мәгариф идарәсенең муниципаль органнары һәм дәүләт мәгариф учреждениеләре вәкилләре катнашты.