2011 елның 11 нче октябрендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Белем бирү сыйфатын бәяләү идарәсе “Мәгълүмати һәм белем бирү технологияләренең уку-укыту үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә Казан шәһәрендә “IX сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү нәтиҗәләре һәм төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен, 10 нчы профиль сыйныфларына сайлап алуны үткәрү турында” төбәкара семинарын оештыра.
Семинар “Төп гомумбелем программаларын үзләштергән чыгарылыш укучыларын әзерләү сыйфатын бәяләү формаларын камилләштерү” проекты кысаларында үткәрелә. Семинарда Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте, “Федераль педагогик үлчәнешләр институты” ФДБФУ, “Федераль тестлау үзәге” ФДБУ вәкилләре катнаша.
IX сыйныф чыгарылыш укучыларның дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү нәтиҗәләре һәм төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен, 10 нчы профиль сыйныфларына сайлап алуны үткәрү буенча фикер алышу семинарның төп максаты булып килә.
Семинарда төп гомумбелем программалары, 2011 һәм 2012 елларда ДЙА-9 үткәрүнең оештыру-технологик һәм эчтәлекле аспектлары, ДЙА-9 мәгълүмати-технологик тәэминатын үзләштергән чыгарылыш укучыларының белем казанышларын бәяләүнең бәйсез системасын апробацияләү нәтиҗәләре һәм перспективалары буенча фикер алышу планлаштырыла.
Гомуми белемнең II баскычында бәяләү процедураларының оештыру-технологик тәэминаты, ДЙА-9 нәтиҗәләрен куллану, төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен оештыру һәм 10 нчы профиль сыйныфларын формалаштыру мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашу буенча түгәрәк өстәлләр эше оештырылачак.
Семинар эшендә катнашуга мәгариф өлкәсендә идарә итүне башкара торган Россия Федерациясе субъектларының, Идел буе, Урал, Ерак Көнчыгыш һәм Себер федераль округларының башкарма хакимият органнары вәкилләре чакырыла.
Семинарның үткәрелү вакыты һәм урыны: 2011 елның 11 нче октябре, 10.00.-17.00. Кортъярд Марриотт Казан Кремль отеле. Конференц-зал.
Семинар турында мәгълүмат Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте сайтында http://www.obrnadzor.gov.ru адресы буенча урнаштырылган.