Россия укытучылары һәм мәгариф хезмәткәрләре игътибарына!

2011 елның 4 октябре, сишәмбе

“Сколково мәктәбе” концепциясен төзү бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә.

“Сколково” яңа технологияләрне булдыру һәм аларны коммерцияләштерү үзәгенең Үсеш фонды Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Microsoft компаниясе белән берлектә Сколково мәктәпкәчә һәм мәктәп белем бирү системасы (“Сколково мәктәпләре”) концепцияләре бәйгесен үткәрә.

Бәйгедә катнашуга проектлаучылар төркемнәре – Россия һәм чит илләрдән Сколково мәктәбе Концепциясен төзүдә катнашырга ниятләгән физик һәм юридик затлар, иҗади коллективлар чакырыла.

Бәйгенең беренче (кызыксынуны белдерү) этабына гаризалар ирекле формада тапшырыла. Алар әлеге бәйге өчен адекват булган өлкәдәге (белем бирү системалары, институтларны проектлау һәм төзү, проектлар белән идарә итү һ.б.) төзүчеләр тәрҗрибәсе һәм квалификациясен һәм тәкъдим ителгән концепциянең принципиаль идеяләрен тасвирларга тиеш.

Тагын да тулырак мәгълүмат алу өчен, хат темасында «ШКОЛА СКОЛКОВО» сүзләрен күрсәтеп, eduskolkovo@yandex.ru адресына буш хат җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International