Идел буе федераль округында тормышка ашырыла торган “Балачакны кайтару” балалар йортларына ярдәм күрсәтү һәм ата-анасыз калган балаларның социаль адаптациясе проекты кысаларында 2011 елның 6 нчы октябрендә Идел буе районы Казан балалар йорты базасында “Шәп бишлек” интеллектуаль-үстерү уенының төбәк этабы үтте. Уенда республика балалар йортларыннан 7 команда катнашты.
Чебоксар шәһәрендә уздырылачак округ финалында Яр Чаллы балалар йортыннан “Мәрхәмәт” җиңүче командасы катнашачак.
Чараны оештыру һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы берлектә Татарстан Республикасындагы Дәүләт идарәсе кече академиясе волонтерлары Марат Алишев һәм Наталья Хураськина, “Өметкә тәрәзә” хәйрия фонды актив катнашты.
Барлык командалар истәлекле призлар – китаплар алды. Балалар өчен уеннар, бәйгеләр, бәйрәм төшке ашы оештырылды.