Телетапшырулар алып баручы һәм җәмәгать эшлеклесе Тина Канделакиның бүгенге сәфәре август ахырында Мәскәүдә узган “Акыллы мәктәп” милли мәгариф форумының дәвамы булып тора. Хәзерге вакытта проект төбәкләрдә гамәлгә ашырылып килә һәм, нигездә, педагогик җәмәгатьчелекне берләштерүгә юнәлтелгән.
5 нче октябрь кичендә 178 нче мәгариф үзәге холлы гөр килә иде. Төрле яшьтәге балалалар бертуктаусыз тегендә-монда йөрделәр, гел нәрсәдер турында фикер алыштылар... Кинәт микрофон аша игълан иттеләр: “Төп әзерлек, кунаклар инде килергә чыктылар.” Һәм башланды! Сары футболкалардагы сабыйларны тиз генә бер рәткә утырттылар, Кавказ егетләре киемнәрендәге малайлар шахмат тәртибендә бастылар, кызлар алга таба, керү урынына кузгалдылар: берсе - чәкчәк, икенчесе - икмәк, өченчесе чәчәкләр белән... Аннары көтә-көтә зарыктылар.
Барысы да Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм Тина Канделаки Үзәк бусагасын атлап кергәч башланды.
Сәламләү һәм тантаналы сүзләрдән соң бала-чагалар кунакларны үзләренең “белем цехын” күрсәтергә алып киттеләр. Кая гына алып килмәсеннәр, бар җирдә дә ниндидер эшчәнлек башлана иде. Спортзалга керәләр, ә анда малайлар баскетбол уйный.
Актлар залында җырлыйлар һәм бииләр. Жанр кануны буенча ашханәдә ашарга тиешләр иде, ләкин монда 10 нчы сыйныф укучысы Гүзәл төшке аш өчен карточкалы түләү системасы турында сөйләде. Әлеге система аркылы ата-аналар балаларының нәрсә ашаганын һәрвакыт белеп тора.
Китапханәдә исә 3 нче сыйныф укучысы Егор Бойко үзенең тикшеренү эшчәнлеге турында сөйләде: ул яктылыкның үсемлекләргә тәэсирен өйрәнгәнгә күрә, Тина Канделакиның ник өендә мандариннар үсми дигән соравына авырлыксыз җавап бирде.
Мәгариф үзәгендә барысы да күрсәтелгәч, укытучылар белән формаль булмаган рәвештә аралашу башланды. Педагоглар гаммәви мәгълүмат чараларында үз һөнәрләрен каралап күрсәтү турында хис-тойгылар белән сөйләделәр. Тина Канделаки аларны үз позицияләрен активрак якларга өндәде.
Укучыларны җәлеп итәр өчен, укытучының үзеннән дәрескә нәрсәнедер кертүе кирәклеге турында сөйләп, Альберт Гыйльметдинов шуны билгеләп үтте:
– Балалар элек игътибарлырак тыңлаганнар дигән фикер – иллюзия. Барысы да укытучыдан тора. Һәм мин яшьләрнең деградацияләнә баруы белән килешмим, хәтта классик әдәбият өйрәнү мисалында да. Мин Лев Толстойның төп әсәрләрен кырык яшемдә укып чыктым. Мәктәптә исә “Сугыш һәм солых” романы нәфрәт уята иде.
Тина Канделаки министрның элек ничек имтиханнар биргән булуы белән кызыксынды.
– Башкалар кебек үк – күчерә идем, – дип яшермәде министр.
Мифларны бетерү…
Үткән чәршәмбе көнне Гыйльметдинов һәм Канделаки тандемы шулай ук белем бирүдә IT-технологияләр куллану буенча лидер булган 19 нчы гимназиядә булып киттеләр. Һәрбер класста интерактив такталар урнаштырылган, мәктәп укучылары исә ноутбукларда эшли.
– Ышаныгыз: дүрт-биш ел элек бу иң гади уку йорты булган, хәзер исә монда укырга керү авыр. Бер нәрсә генә үзгәрде: шәп мәктәп булдырырга теләгән яшь укытучылар коллективы формалашкан. Алар моңа ирештеләр, - дип әйтте Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында кичә узган пресс-конференциядә Альберт Гыйльметдинов.
Шуннан соң Тина Канделаки “Живой журнал”га әлеге гимназия белән бәйле күп хәбәрләр килүен билгеләп үтте: әгәр бу мәктәп шулхәтле яхшы икән, димәк, анда абруйлы даирә балалары укый, янәсе. Телетапшырулар алып баручы, министрга сорау биреп, шик-шөбһәләрне бетерергә теләгән, күрәсең:
– Альберт Харисович, бу мәктәптә мэр балалары укыймы?
– Беләсезме, хәтерләмим. Минемчә, укый, әмма әйдәгез сәбәп белән нәтиҗәне бутамыйк. Баланы һәрвакыт көчле уку йортына бирергә тырышалар, гимназия исә анда кемнеңдер балалары укыганга күрә генә үсми, – дип җавап бирде министр.
Шулай ук пресс-конфренциядә Тина Канделаки аңа килгән кайбер хатларны укып чыкты. Берсендә Ольга Миндубаева дигән бер кеше үзенең укытучы булып эшләгән әнисе турында яза: яхшы мәктәптә эшли, эш стажы да 25 ел, укучылары да олимпиадаларда җиңә, тик… әнисенең хезмәт хакы зур түгел.
– Мин мондый әйберләргә ышанмыйм. Әгәр дә педагогның зур стажы һәм тулы укыту йөкләмәсе бар икән, аның хезмәт хакы бик тә кулай. Кешеләр мифларны барлыкка китерәләр, әмма мин аларны бетерергә әзер, – дип белдерде фикерен Альберт Гыйльметдинов.
«Шатлык мәктәбе» «Акыллы мәктәпләр» исемлегенә эләкте
Казан кунагына каланың Авиатөзелеш районы 33 нче аерым предметларны тирәнтен өйрәнү урта гомумбелем мәктәбендә Федераль дәүләт белем бирү стандарты буенча дәрестән тыш эшчәнлек (ФГОС) турында сөйләделәр.
Стандарт буенча мәктәптәге тәрбия олы кешеләр һәм балаларның уртак эшчәнлеге, шулай ук укучыларның бер-берсе белән эшләүләре аркылы гына булдырылырга тиеш. Әмма 33 нче мәктәптә дә яңа стандартлар буенча тәрбия эшенә стандарт булмаган рәвештә якын килгәннәр. Дәрестән тыш эшләгәндә, тәрбия дисциплиналарның барлык төрләрен (сәнгать, коммуникатив, спорт, ял, хезмәт һ.б.) үз эченә ала. Бу Тина Канделаки һәм Альберт Гыйльметдиновка күрсәтелде.
Мәктәп директоры Нелли Шәяхмәтова сүзләренчә, “тулы көн мәктәбе” бөтен башлангыч стадияне колачлаган: дәресләрдән соң балалар ял итәләр, ашыйлар һәм “үз мәнфәгатьләрен тормышка ашыруны” дәвам итәләр.
Әвәләү дәресендә министр шаяртып кына кечкенә бер провокациягә барды. Үзен беренче сыйныф укучыларына “Барлык укытучылар өстендәге министр абзый” буларак таныткач, ул хәзер урамда туп йөртергә яисә өйдә мультиклар карарга теләгән һәрбер укучының ата-анасына үз имзасы куелган рөхсәтен бирергә вәгъдә итте. Каты тавышлы "Юк!" канәгать укытучылар көлүен томалады һәм балаларның эшкә шактый зур кызыксынуларын ышандырып исбатлады.
Тина шулай ук югары сыйныф укучылары советы утырышында да булды. Балалар хәйрия темасы һәм мондый проектларда катнашулары турында фикер алыштылар. Теледива кызларга – совет әгъзаларына комплиментлар әйтте, алар аның видеоблогында уртак язма ясадылар һәм кызларча Тина татуировкасы турында пышылдаштылар.
Вакыт җитеп бетми – Канделакины инде “Байтик” компьютер лагеренда көтә-көтә арып беттеләр, ләкин ул барыбер дизайн нигезләре дәресләренә керде һәм үз сурәте булган сувенир магнитны үз куллары белән ясаудан тыела алмады. “Искиткеч!” – бу видеоблогта чираттагы яңа язма.
33 нче мәктәптә белем бирү һәм тәрбия процессы Тина Канделакиның илдә балалар югары дәрәҗәдәге белем, ә укытучылар югары хезмәт хакын ала ала торган эре белем бирү учреждениеләрен булдыру кирәклегенә ышанычын иң яхшы дәрәҗәдә раслый. «Нәкъ шулай зур конкуренцияне булдырырга кирәк тә”, – дип саный ул. Ата-аналар һәм азкомплектлы мәктәпләр укытучылары аның белән килешерләрме?
Әмма телетапшырулар алып баручы һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы сәфәренең төп максатына иреште – Россия мәгариф системасы реформасы турында дискуссиядә катнашкан педагоглар һәм ата-аналарның җәмәгатьчелек даирәсе шактый киңәйде.
Фотография http://www.tatar-inform.ru/photo/2011/10/06/1306/24588 сайтыннан алынды.