Тина Канделаки: “Әгәр кеше БДИны тапшырмаган икән, ул олы тормышка әзер түгел дигән сүз”

2011 елның 7 октябре, җомга

БДИны ерып чыгарга кирәкле каршылык буларак кабул итмәскә кирәк. Бүген телетапшырулар алып баручы, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Иҗтимагый палатаның мәгарифне үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы Тина Канделаки республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде.

Тина Канделаки һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновтан “БДИны 100 баллга ничек тапшырырга” рецепты белән бүлешүләрен сорадылар.

“Минем балалар (Мелания һәм Леонтий – “Татар-информ” искәрмәсе) төрле фәннәр буенча тест формасында даими рәвештә белемен арттыра. Меланияләр буыны БДИны тапшырырга кирәк булачак дигән фикер белән инде күптәннән килеште. Бу экспериментка кергән, имтиханнарны телдән бирергә күнеккән һәм тышкы элемтәгә исәп тоткан кешеләр буыны түгел. Киресенчә, әгәр аларга имтиханны телдән тапшырырга мөмкинлек бирсәң, бу аларда канәгатьсезлек уятачак”, - дип ассызыклады Канделаки.

“Мин үз балаларыма һәрвакытта да БДИга ерып чыгарга кирәкле ниндидер каршылык буларак карамаска кирәк, дип әйтәм, - диде ул. – Моны бик җитди сынау кебек кабул итәргә кирәк. Әгәр БДИны тапшырмыйсың икән, син олы тормышка әзер түгел дигән сүз, сине эш бирүчеләр дә алмаячак. Миңа, кешеләрне эшкә алганда, аларның профессионал булуы кирәк”.

“БДИны күчерергә, сатып алырга мөмкин, әлбәттә. Ришвәт биреп кереп була торган вузны да табарга, аны тәмамлап диплом алырга да мөмкин. Әмма бу синең томышыңдагы соңгы ришвәт. Чөнки карьера булдырырга мөмкинлек бирә торган бер генә яхшы эшкә дә акча түләп алмаячаклар”, - диде Канделаки.

Үз чиратында, Альберт Гыйльметдинов болай дип ассызыклады: “БДИны 100 баллга бирү өчен, сиңа аны тапшырырга туры киләчәге турында гомумән онытырга кирәк. Чөнки БДИ – баланың 11 ел белем алуын тикшерү ул. Үз тормышын бәйләргә теләгән фәннәрне бала 10 ел ярым буе яхшы үзләштерергә тиеш. Ә соңгы ярты елда анкеталарны ничек тутырырга кирәклеген үзләштерергә, психологик яктан үзеңне көйләргә кирәк. Шулай булгач иң гади рецепт – яхшы уку. Мин укытучыларга да әйтәм: “Бу турыда борчылмагыз. Предметны яхшы белгән теләсә кайсы бала, тиешле әзерлек булганда, БДИны яхшы баллга бирәчәк”.

“БДИны урларга, алдарга, сатып алырга, күчереп алырга теләү - бөтен ил масштабында наданлык. Ни өчен? Иң элек, баланың үзенә аның кирәге юк. Бала ата-анасы көче белән БДИның үз кесәсендә булачагын белсә, ул мәктәпкә, хәтта репетиторга да барачак, әмма укымаячак. Аның чын белемнәре булмас, чөнки миенә сеңеп калган: миндә бар да тәртип, миңа бу кирәкми. Моннан кем ота? Иң элек, бала үзе һәм аның ата-анасы отыла”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International