Төмән өлкәсендә “Татар укытучылары династиясе – 2011”, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы - 2011” һәм балалар өчен “Сыерчык – 2011” интеллектуаль бәйгеләре башланып китә.
Әлеге бәйгеләрне оештыручылар: “Төмән өлкәсенең татар конгрессы”, өлкәнең Мәгариф һәм фән департаменты, Тубыл шәһәренең 15 нче татар этномәдәни компонентлы мәктәбе. Бу чаралар мәктәп укучыларының татар халкы тарихы, мәдәнияты, милли гореф-гадәтләре һәм йолалары турында белемнәрен тирәнәйтү, татар укытучылары династиясен саклау; татар теле һәм әдәбияты укытучыларының профессиональ осталык дәрәҗәсен үстерү максаты белән үткәрелә.
Бәйгеләр 2011 елның 1 нче ноябрендә Тубыл шәһәренең Пушкин урамы 22 нче йортта урнашкан 15 нче мәктәбендә үтәчәк. Нигезләмәләрне www.sh15.tko-tobolsk.info сайтыннан карый аласыз.