Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр өлкәсендә белгечләрнең әзерлек дәрәҗәсен билгеләү максатында, 2011 елның 3 нче ноябреннән алып 27 нче ноябренә кадәр Ульян шәһәрендә Студентлар һәм аспирантлар арасында Мәгълүмати технологияләр буенча “Волга МТ - 2011” IV Идел буе олимпиадасы узачак.
Олимпиада алты юнәлеш буенча үткәрелә:
- веб-дизайн;
- интернет-маркетинг;
- алгоритмик программалау;
- интернет-программалау;
- гамәли программалау;
- телекоммуникатив технологияләр һәм мәгълүмати иминлек.
Катнашучыларны теркәү ачык.
Олимпиаданы үткәрү турында нигезләмә белән танышып чыгу, тулырак мәгълүмат алу һәм катнашу гаризасын тапшыру Олимпиада сайтында (http://www.volga-it.org) мөмкин.