XIV Халыкара яшьләрнең информатика һәм программалау атнасы

2011 елның 10 октябре, дүшәмбе

Традицион XIV Халыкара яшьләрнең информатика һәм программалау атнасы Санкт-Петербург һәм Барнаул шәһәрләрендә 2011 елның 20-27 нче ноябрь көннәрендә узачак. Чара үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- XVI Информатика һәм программалау буенча бөтенроссия студентлар олимпиадасы;
- XXXVI программалау буенча студентларның командалы дөнья чемпионатының XVI полуфинал ярышлары;
- XII Информатика һәм программалау буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы.

Информатика һәм программалау атнасының финал этабын оештыручылар – Санкт-Петербург дәүләт мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты, И.И. Ползунов исемендәге Алтай дәүләт техник университеты.

Информатика һәм программалау атнасының үткәрү тәртибе, программасы һәм регламенты белән http://neerc.ifmo.ru, http://neerc.ifmo.ru/school сайтларында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International