“IX сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү нәтиҗәләре, төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен һәм 10 нчы профиль сыйныфларына сайлап алуны үткәрү турында” төбәкара семинары

2011 елның 10 октябре, дүшәмбе

11 октябрь көнне сәгать 10.00да Казанда (Кортъярд Марриотт Казан Кремль отеле конференц-залы, Карла Маркс ур., 6) “IX сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү нәтиҗәләре, төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен һәм 10 нчы профиль сыйныфларына сайлап алуны үткәрү турында” төбәкара семинары үз эшен башлый.

Семинарның төп максаты – IX сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү нәтиҗәләре һәм төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен, 10 нчы профиль сыйныфларына сайлап алуны үткәрү турында фикер алышу.
Семинар эшендә мәгариф өлкәсендә идарә итүне башкара торган Россия Федерациясе субъектларының, Идел буе, Урал, Ерак Көнчыгыш һәм Себер федераль округларының башкарма хакимият органнары вәкилләре катнаша.

Гомуми белемнең II баскычында бәяләү процедураларының оештыру-технологик тәэминаты, ДЙА-9 нәтиҗәләрен куллану, төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен оештыру һәм 10 нчы профиль сыйныфларын формалаштыру мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашу буенча түгәрәк өстәлләр эше оештырылачак.

Семинар Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең Белем бирү сыйфатын бәяләү идарәсе “Мәгълүмати һәм белем бирү технологияләренең уку-укыту үзәге” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә үткәрелә, анда Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте, “Федераль педагогик үлчәнешләр институты” ФДБФУ, “Федераль тестлау үзәге” ФДБУ вәкилләре катнаша.

Семинар турында тулырак мәгълүматны Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте сайтында http://www.obrnadzor.gov.ru адресы буенча таба аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International