Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 ел, 31 нче май, 436 нчы номерлы “2011-2013 елларда Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына федераль бюджеттан төбәкара гомумбелем системаларын модернизацияләүгә субсидияләр бирү тәртибе турында” карарын тормышка ашыру максатында, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы “Федераль мәгариф үстерү институты” федераль дәүләт автономияле учреждениесе һәм “Бөтенроссия педагоглар җыены” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә, 2011 елның 17 нче октябреннән башлап, гомумбелем учреждениеләре укытучыларына хезмәт хакын түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе гражданнары өчен 8-499-152-67-61 телефоны буенча “кайнар линия” оештырылуы турында хәбәр итә.