2011 елның 10-11 нче октябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган “Аттестацион экспертиза үткәргәндә компьютер технологияләрен куллану” темасына өч зона семинары узды. Семинарларда катнашучылар – Яр Чаллы шәһәре һәм якында урнашкан 11 муниципаль районыннан 300 аттестация эксперты.
Яр Чаллы шәһәрендәге семинарлар 2011 елның 7-11 нче октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында гомумбелем учреждениеләре, укыту-фәнни һәм укыту-махсус сәнәгый берләшмәләре экспертлары өчен үткәрелгән бер көнлек зона семинарлары сериясен тәмамлады. 14 семинарда 970 эксперт укыды. Аларның персональ компьютерларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре төзегән “В.Д. Шадриков методикасы буенча аттестация үтүче педагогик хезмәткәрне эксперт бәяләү” компьютер программасы урнаштырылды.