Казанда Балалар университеты ачыла

2011 елның 14 октябре, җомга

30 нчы октябрь көнне КФУда Идел буе округының Балалар университеты дип аталган яңа проекты старт ала.

Проектның авторы һәм җитәкчесе - КФУның Тарих институты директоры урынбасары, профессор Валерий Летяев. Әгәр дә сез балалар каян барлыкка килә, ни өчен күктән йолдызлар атыла, ни рәвешле сыерчыклар үз ояларына юл таба, нәрсә ул җан һәм ни өчен әби йөрәге алтын дигән сорауларга тиз генә җавап бирә алмыйсыз икән, димәк Балалар университеты нәкъ сезнең өчен. Әлеге проект 8-12 яшьтәге балалар өчен оештырыла. Проект кысаларында балаларны кызыксындырган, әмма мәктәп программаларына кермәгән төрле темаларга лекцияләр үткәрү каралган. Төп максаты - яшь буында белем алуга, фәнгә кызыксыну уяту. Проект эшчәнлеге шулай ук һәркемнең югары белем алуга тигез хокуклы булуын күрсәтүгә дә юнәлдерелгән.

Түләүсез ярты сәгатьлек фәнни-популяр темаларга интерактив лекцияләрне университет профессорлары һәм Татарстанның күренекле кешеләре алып барачак. Лекцияләр ял көннәрендә һәм мәктәп каникуллары вакытында үткәрелә. Лекцияләр тарих, математика, физика, астрономия, химия, география, психология, медицина, рус һәм чит ил филологиясе, икътисад, хокук белеме, музыка, архитектура, археология кебек фәннәргә багышланачак.

Проект экспериментальлек, күрсәтмәлелек, интерактивлыкны көчәйтүгә, катнашуның массалы булуына нигезләнгән, гадәти мәктәп өчен хас булмаган уку-укыту методикасын тәкъдим итеп, балаларда кызыксынучанлык үстерергә ярдәм итә. Әлеге проект берничә өстәмә проектларны тудыра: Җәйге халыкара балалар лагере, “Ватаным - Татарстан” проекты, университет лабораторияләренә һәм музейларына сәяхәт, Казанның тарихи истәлекле урыннарында булу һ.б., дип хәбәр итә КФУ матбугат үзәге.

Белешмә өчен: әлеге проектның барлыкка килү тарихы түбәндәгечә. 2002 нче елда Германиянең Тюбинген шәһәрендә ике журналист бик күпне белүче университет профессорларына “балалар соравы” белән мөрәҗәгать итәләр. Бу «Kinder-Uni» дип аталган эксперименталь чара уздырылуга сәбәпче була. 2002 елның июнь аенда беренче лекция укыла. Соңрак “Kinder-Uni” Германиянең Штутгарт, Бонн, Халле, Калсруэ кебек шәһәрләрендә дә ачыла. 2010 елда «Kinder-Uni» Германия, Австрия, Швейцариянең 70ләп шәһәрендә үткәрелә. 2011 елның гыйнварында проектны Волгоград дәүләт университеты да үз итә.

Тормышка инде ашырылган проектлардан аермалы буларак, Казан федераль университеты каршындагы Балалар университеты Идел буе округы һәм Россия шәһәрләренең башка балалар университетлары ассоциациясен булдыру өчен инновацион мәйданчык була алыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International