2011 елның 1-5 нче октябрь көннәрендә республика муниципаль берәмлекләрендә “Укытучыны котла – 2011!” акциясе оештырылды.
Акциянең максаты – хәйрия эшчәнлеге технологияләрен кулланып, Татарстан Республикасы укытучыларын котлауны ирекле рәвештә оештыру.
Акция үткәрүгә белем бирү учреждениеләренең югары сыйныф укучылары советлары, укучылардан формалашкан волонтерлар җәлеп ителде. Алар, акция логотибы төшерелгән сары футболкаларны киеп, шәһәр һәм авылларның җанлы урыннарында, җәмәгать транспортында, сәүдә үзәкләрендә кешеләргә мәктәп укучылары ясаган открыткаларны тутырырга тәкъдим итеп йөрделәр.
Шулай итеп 1500дән артык волонтерның актив эше ярдәмендә Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләр 13500 открытка тутырды. Менделеевск районында акциядә 42 активист катнашты, җибәрелгән открыткалар саны – 415 данә. Саба муниципаль районында акция барышында укучы волонтерлар тарафыннан 350 открытка таратылды. Чирмешән муниципаль районында активист 274 укучыны катнаштырдылар. Апас муниципаль районы укытучылары һәм укучылары көче белән 2560 открытка ясалды һәм сатып алынды, алар район һәм республика мәктәпләренә җибәрелде.
Чистай муниципаль районында, акция үткәрү өчен, акция логотибы төшерелгән 70 футболка һәм 26 400 сумлык открыткалар ясалды. Бердәм форма кигән иреклеләр бригадалары халыкка открыткалар тутырырга тәкъдим итеп йөрде. Барлык җыелган открыткалар таратылды һәм күрсәтелгән адреслар буенча җибәрелде. Акциядә 100дән артык мәктәп укучысы катнашты. Мәктәп укучылары тарафыннан 1000 открытка эшкәртелде, аларның күбесе Чистай муниципаль районының гомумбелем учреждениеләре укытучыларына һәм элек укыткан педагогларга адресланды.
Тукай муниципаль районында акция барышы “Якты юл”, “Светлый путь” район газеталары битләрендә яктыртылды. Мөслим муниципаль районында акция җирле радио тапшыруларында, “Авыл утлары” район газетасы битләрендәге язмаларда яктыртылды, фоторепортажлар мәктәп сайтларында урнаштырылды. Акциядә 387 укучы катнашты, район һәм республика буенча 1150 открытка тутырылды һәм таратылды.
Гомумән, “Укытучыны котла – 2011!” акциясе республика буенча оештырылган рәвештә һәм уңышлы узды.
1 нче кушымта