2011 елның 14-16 нчы октябрь көннәрендә Казан шәһәре Киров районының 53 нче урта гомумбелем мәктәбе һәм “Яңа Юдино” балалар сәламәтләндерү лагере базасында, мәктәп укучыларында биологиягә карата кызыксыну уяту, мәктәп балалары белән эшләүгә галимнәр, студентлар һәм аспирантлар җәлеп итү максатында, Яшь биологларның I Ачык республика турниры узды. Турнирда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Әлмәт, Алабуга шәһәрләре, Тәтеш, Актаныш, Кукмара, Норлат муниципаль районнарының гомумбелем учреждениеләреннән 14 команда катнашты.
Турнир жюрие – М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты биология факультеты, Мәскәү шәһәре Россия фәннәр академиясе Молекуляр генетика институтының алдынгы фәнни хезмәткәрләре, Казан (Идел буе) федераль университеты биология-туфрак факультетының профессор-укытучылар составы вәкилләре.
Ике көнлек биология ярышлары нәтиҗәсендә Турнирның абсолют җиңүчесе, командалы беренчелектә “Сеньорлар” һәм “Юниорлар” лигасы җиңүчеләре һәм призерлары һәм шәхси беренчелектә дипломантлар ачыкланды.
Республика турнирының җиңүчесе – Казан шәһәре 2 нче лицей-интернат командасы республика данын 2011 елның 1-6 нчы ноябрь көннәрендә Киров шәһәрендә үтәчәк Яшь биологлар турнирының бөтенроссия этабында яклаячак.