2011 елның 11 нче октябрендә Казан шәһәрендә “Төп гомумбелем программаларын үзләштергән чыгарылыш укучыларын әзерләү сыйфатын бәяләү формаларын камилләштерү” проектын тормышка ашыру кысаларында “IX сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү нәтиҗәләре, төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен һәм 10 нчы профиль сыйныфларына сайлап алуны үткәрү турында” төбәкара семинары үтте.
Семинар эшендә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте, “Федераль педагогик үлчәнешләр институты” ФДБФУ, “Федераль тестлау үзәге” ФДБУ, мәгариф өлкәсендә идарә итүне башкара торган Россия Федерациясе субъектларының, Идел буе, Урал, Ерак Көнчыгыш һәм Себер федераль округларының башкарма хакимият органнары вәкилләре, урта һәм югары һөнәри белем учреждениеләре хезмәткәрләре, төбәкара белем бирү сыйфатын бәяләү үзәкләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр вәкилләре катнашты.
Семинар барышында төп гомумбелем программалары, 2011 һәм 2012 елларда ДЙА-9 үткәрүнең оештыру-технологик һәм эчтәлекле аспектлары, ДЙА-9 мәгълүмати-технологик тәэминатын үзләштергән чыгарылыш укучыларының белем казанышларын бәяләүнең бәйсез системасын апробацияләү нәтиҗәләре һәм перспективалары буенча фикер алыштылар, гомуми белемнең II баскычында бәяләү процедураларының оештыру-технологик тәэминаты, ДЙА-9 нәтиҗәләрен куллану, төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен оештыру һәм 10 нчы профиль сыйныфларын формалаштыру мәсьәләләрендә тәҗрибә алмашу буенча түгәрәк өстәлләр эше оештырылды.
9 нчы сыйныф чыгарылыш укучыларының дәүләт (йомгаклау) аттестациясе, төп мәктәп укучылары белән профильалды эшен һәм 10 нчы профиль сыйныфларына сайлап алуны үткәрүнең уңай тәҗрибәсен тәкъдир итү максатында, Татарстан Республикасы, Омск, Чиләбе, Иркутск, Кемерово өлкәләре тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе федераль үзәк һәм Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде.