Бүген Казанның “Идея” технопаркында “Эффектив техник чишелеш” номинациясе (“Перспектива” фәнни-техник проектлар бәйгесе) кысаларында Татарстанның төрле шәһәрләреннән мәктәп укучылары командалары арасында ярышлар узачак.
Әлеге номинация “Идея” технопаркы тарафыннан 2010 елда укучыларның “Перспектива” республика инновацион фәнни-техник проектлар бәйгесе кысаларында булдырылды.
Номинация техник идеяләрне тормышка ашыру өчен шартлар булдыру һәм укучыларны инновацион карарларны эзләп табу һәм аларны тормышка ашыруга мотивацияләү аша укучыларның фәнни-техник потенциалын ачыклау һәм фәнни-техник өлкәгә карата кызыксынуларын арттыруга юнәлтелгән.
Май аенда номинациянең беренче этабы үткәрелгән иде, аның ахырында катнашучыларга “өй биреме” бирелгән иде: 1 литр суны максималь температурага кадәр җылыту өчен, теләсә кайсы ягулыкның 10 граммын максималь эффектив рәвештә куллану. Куелган мәсьәләне чишү өчен, һәрбер командага кирәкле материаллар һәм компонентларны алуга тигез бюджет бүлеп чыгарылды.
Бәйгенең финал этабында 6 катнашучы команда куелган мәсьәләнең үз техник чишелешләрен тәкъдим итәчәк. Физика-математика һәм химия фәннәре кандидатларыннан торган бәйге жюрие тәкъдим ителгән эшләргә 4 критерий буенча бәя бирәчәк: су температурысының башлангыч һәм ахыргы күрсәткечләре аермасы; су җылытуга сарыф ителгән вакыт; техник чишелеш һәм файдаланылган система бәясе. Презентация дә бәяләүнең мөһим критерийларының берсе булып тора.
Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри җиңүче команданы ачыклаячак. Бу команданың һәрбер әгъзасына XXI гасыр рухындагы приз – электрон китап биреләчәк, дип хәбәр иттеләр технопаркның матбугат хезмәтендә.