Казанда нанотехнологияләр һәм наноматериаллар өлкәсендә студентлар бәйгесе старт ала

2011 елның 19 октябре, чәршәмбе

Казанда Бөтенроссия югары уку йортлары студентларының нанотехнологияләр һәм наноматериаллар өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесе старт ала.

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы оештыручы буларак чыкты, Казан милли тикшеренү технология университеты төп үткәрү мәйданчыгы булды. Казан вузы юкка гына сайланмады: нәкъ монда шактый күптәннән нанотехнологияләр өлкәсендә уңышлы фәнни тикшеренүләр алып барыла. Аларның күбесе җитештерүдә сәнагый кулланышка кертү стадиясенә чыкты.

КМТТУның (КХТИ) фәнни эшләр буенча проректоры Илдар Абдуллин сүзләренә караганда, студент эшләрендә тәкъдим ителгән күп идеяләр сәнәгый тормышка ашыруның реаль перспективаларына ия була ала. “Без перспективалы фәнни проектларны коммерциализацияләү һәм инновацияләр өлкәсендә яшь галимнәрнең фәнни һәм эшлекле активлык интеграциясе өчен барлык шартларны булдырырга тырышабыз. Нәкъ шундый бәйгеләрдә талантлы, сәләтле студентлар үз проектларында үзләре турында белдерә алалар”, - дип ассызыклады КМТТУ (КХТИ) проректоры.

Проектта 2-5 нче курс студентлары һәм студентлар коллективлары, шулай ук бакалаврлар һәм магистрлар, Россия Федерациясе вузлары дипломнарын 2010 елдан соң алган белгечләр катнаша ала. Тулырак мәгълүмат белән www.studnano2011.kstu.ru сайтында танышырга мөмкин.

Җиңүчеләрнең эшләре профиль оешмаларда куллану һәм предприятиеләргә кертү өчен тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә вузның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International