II Malaysian Education Fair – Халыкара мәгариф күргәзмәсе

2011 елның 19 октябре, чәршәмбе

Казанда 21-22 нче октябрь көннәрендә Икенче халыкара мәгариф күргәзмәсе – II Malaysian Education Fair узачак.

Күргәзмәдә түбәндәге университетлар тәкъдим ителәчәк: Management and Science University (MSU), SEGi University college Kuala Lumpur, Multimedia University (MMU), University Technology Malaysia (UTM), Limkokwing University of Creative Technology (LUCT).
Күргәзмәне оештыручылар – “Линова-Медиа” event-компанияләре һәм ЕХРАМ Кече Азия кмопаниясе.

II Malaysian Education Fair күргәзмәсен үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург ур., 1, «Гранд Отел Казань». II Malaysian Education Fair күргәзмәсен ачу тантанасы 21 нче октябрьдә сәгать 13.00дә башланачак.

Фотография malaysia.raduga.su сайтыннан алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International