Республика балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм балалар бакчаларының педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча экспертлар өчен республика семинарлары

2011 елның 19 октябре, чәршәмбе

2011 елның 18-19 нчы октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган министрлык аттестацион комиссиясенең 54 кече комиссия вәкилләре – балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм балалар бакчаларының педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча экспертлар өчен республика семинарлары үтте.

Әлеге семинарлар 2011 елның дүртенче кварталында педагогик хезмәткәрләрнең гаммәви аттестациясенә әзерләнү кысаларында оештырылды.

Республика семинарларында түбәндәге чыгышлар булды:

- “2011 елда педагогик кадрлар аттестациясе: бурычлар, яңа документлар, перспективалар” темасы буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының алдынгы киңәшчесе Г.С. Заярина;

- “В.Д. Шадриков методикасы буенча аттестацион экспертиза үткәрүнең методологик нигезләре” темасы буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының квалификация һәм һөнәри әзерлекне күтәрүгә дәүләт заказын формалаштыру һәм тормышка ашыру бүлеге башлыгы О.В. Мартьянова;

- “Экспертларның В.Д. Шадриков методикасы буенча аттестация үтүче педагогик хезмәткәрләр квалификациясен бәяләүнең компьютер программасын куллануы” темасы буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре Р.Н. Гәрәев.

Республика семинарларында катнашкан 128 экспертның шәхси ноутбугына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кушуы буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белгечләре төзегән мәктәпкәчә белем учреждениеләре тәрбиячеләре, укытучы-дефектологлар (логопедлар), мәктәпкәчә белем бирү педагогларын аттестацияләүне үткәргәндә һөнәри экспертиза мәгълүматларын эшкәртә торган компьютер программасы урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International