“Идея” технопаркында “Эффектив техник чишелеш” номинациясендә җиңүче ачыкланды

2011 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

19 нчы октябрь көнне “Идея” технопаркында “Эффектив техник чишелеш” номинациясе (“Перспектива” фәнни-техник проектлар бәйгесе) кысаларында Татарстанның төрле шәһәрләреннән мәктәп укучылары командалары арасында ярышлар узды.

Май аенда номинациянең беренче этабы үткәрелгән иде, аның ахырында катнашучыларга “өй биреме” бирелгән иде: 1 литр суны максималь температурага кадәр җылыту өчен, теләсә кайсы ягулыкның 10 граммын максималь эффектив рәвештә куллану.

Физика-математика һәм химия фәннәре кандидатларыннан торган бәйге жюрие тәкъдим ителгән эшләрне 4 критерий буенча бәяләде:

- су температурысының башлангыч һәм ахыргы күрсәткечләре аермасы;

- су җылытуга сарыф ителгән вакыт;

- техник чишелеш;

- кулланылган система бәясе.

Бәйге нәтиҗәләре буенча жюри җиңүче команданы ачыклады. Бу – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Мәктәптән тыш эш үзәге” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесе укучылары Кузнецов Роман һәм Полатова Олеся. Алар үткәргән эксперимент нәтиҗәсендә, ягулыкның иң арзан төрләреннән берсе – пропанны кулланып, су температурысының максималь аермасы - 69,9°С минималь вакыт – 6 минут 50 сек. эчендә булдырылды, су җылыту системасын төзү бәясе 300 сум тәшкил итте.

“Берсе югары эффективлык күрсәткән оригиналь техник чишелеш өчен” икенче урынны Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Түнтәр урта гомумбелем мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары Шәрәфиев Җәүдәт, Сафиуллин Айсаф, Мөхәммәтшин Алмаз һәм Шагиев Ильяс яулады. Балалар су җылыту системасының 3 макетын тәкъдим итте: “Шар”, “Цилиндр”, “Тәгәрмәч” һәм 1 эшләгән “Самовар” системасы.

“Көнкүреш шартларында энергия саклау буенча компакт чишелеш һәм практик тәкъдимнәр өчен” өченче урын Югары Шепкә урта гомумбелем мәктәбе укучылары Галиев Дилшат, Галиев Илфат һәм Ишматов Илфарга бирелде.

Бәйге җиңүчеләренә XXI гасыр рухындагы приз – электрон китап (eBook) бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International