Район методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм мәгълүмати-методик үзәкләрнең методистлары өчен республика семинары

2011 елның 25 октябре, сишәмбе

2011 елның 21 нче октябрендә Казан шәһәренең 161 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында 2012 елда мәктәп чыгарылыш укучыларның дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү кысаларында информатика һәм МКТ һәм чит телләрне җитәкләгән район методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм мәгълүмати-методик үзәкләр методистлары өчен республика семинары узды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының БДИ оештыру бүлеге, “Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге” дәүләт учреждениесе белгечләре, Татарстан Республикасының 41 муниципаль районыннан методик берләшмә җитәкчеләре һәм мәгълүмати-методик үзәкләрнең методистлары катнашты.

Семинарда катнашучылар 2011 елда Татарстан Республикасында төп мәктәп чыгарылыш укучыларның дәүләт (йомгаклау) аттестациясен үткәрү, оештыру-технологик хезмәт күрсәтеп тору, 2012 елда информатика һәм МКТ, чит телләр буенча ДЙА-9ны яңа формада үткәрү технологиясе турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International