Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2011 ел, 16 нчы сентябрь, 4443/11 нче номерлы приказы нигезендә, хәзерге дөньяда террорчылык идеологиясен профилактикалау һәм аңа каршы эшчләнлектә яшь буын һәм педагогик җәмәгатьчелекнең катнашуын активлаштыру максатында, 2011 елның 26 нчы октябрендә Тәтеш педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләре укытучылары һәм укучылары арасында “Мәгариф террорчылыкка каршы” республика иҗади эшләр бәйгесенең финал туры узды.
Бәйге ике турда үтте: беренчесе – читтән торып катнашу, икенчесе – финал туры. Бәйгенең читтән торып үткәрелгән турында 27 кеше – Түбән Кама, Тәтеш, Чистай, Бөгелмә, Арча, Әлмәт, Буа, Лениногорск, Кукмара, Саба муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре гомумбелем учреждениеләре укучылары, студентлары, укытучылары катнашты. Бәйгенең финал турына 15 кеше узды. Финалистлар “Террорчылыкка ЮК!” мөһим темасы белән берләшкән үз иҗади эшләрен тәкъдир итте, тикшеренү эшләре, эссе, иҗтимагый реклама һәм уку-укыту чаралары проектлары тәкъдим ителде.
Эксперт комиссиясе бәяләмәсе нигезендә түбәндәге катнашучылар бәйге җиңүчеләре булды:
Мәктәп укучылар арасында:
- I дәрәҗә диплом - Саушкина Алина Сергеевна, Лаеш муниципаль районы Комлы Ковали урта гомумбелем мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы, “Террорчылык: тарих һәм хәзерге заман” темасына тикшеренү эше өчен (җитәкчесе – Саушкина Н.В.);
Студентлар арасында:
- I дәрәҗә диплом - Кочурова Людмила Владимировна, Тәтеш муниципаль районы Тәтеш педагогия көллиятенең 4 нче курс студенткасы, “Террорчылыкка “ЮК!” дип әйтик” темасына эссе өчен (җитәкчесе – Хәнҗарова М.С.);
- II дәрәҗә диплом - Ахунҗанов Динар Ришат улы, Чистай муниципаль районы Чистай педагогия көллиятенең 3 нче курс студенты, “Террорчылыкка каршы торуда студентлар һәм яшьләр мохите роле” иҗтимагый реклама проекты өчен (җитәкчесе – Хәйруллин М.Ф.);
- III дәрәҗә диплом - Әбдрәшитова Фәтиха Илгиз кызы, Казан шәһәре Казан педагогия көллиятенең 4 нче курс студенткасы, “Террорчылык идеологиясе белән көрәшүнең төп чарасы буларак религия” чарасы проекты өчен (җитәкчесе – Гыйльфанова А.А.).
Укытучылар арасында:
- I дәрәҗә диплом - Латыйпова Миңнур Рәсим кызы, Әлмәт муниципаль районы Әлмәт физик культура көллияте укытучысы;
- II дәрәҗә диплом - Саушкина Наталья Викторовна, Лаеш муниципаль районы Комлы Ковали урта гомумбелем мәктәбенең музыка, сынлы сәнгать һәм дөнья сынлы сәнгать мәдәнияте укытучысы;
- III дәрәҗә диплом – Микушева Марина Зефировна, Тәтеш муниципаль районы Советлар союзы герое Ханжин П.С. исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомумбелем мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары.
8 финалистның эчтәлекле һәм актуаль эшләрен жюри Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталары белән билгеләде:
- Абдуллина Рузилә Рәмзис кызы, Чистай муниципаль районы Мөслим урта гомумбелем мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы, “Экстремизм һәм террорчылыкка каршы торуда тәрбия роле” эссе темасына иң яхшы эш өчен (җитәкчесе – Мирсияпова Р.Г., укытучы);
- Назарова Наталья Николаевна, Курбатова Анна Викторовна, Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә педагогия көллиятенең 2 нче һәм 3 нче курс студенткалары, “Террорчылык белән очрашканда, курку һәм кот очу хисләрен ничек җиңәргә?” темасына иҗтимагый рекламаның актуаль проекты өчен (җитәкчесе – Фәткелдинова Г.Н.);
- Тимкин Илья Валерьевич, Түбән Кама муниципаль районы Түбән Кама педагогия көллияте студенты, “Террорчылыкка “ЮК!” дип әйтик” эссе темасын ачу иҗаты һәм тирәнлеге өчен (җитәкчесе – Веденкина З.И.);
- Шәйдуллова Исламия Шамил кызы, Тәтеш муниципаль районы Тәтеш педагогия көллиятенең 4 нче курс студенткасы, “Ислам һәм террорчылык: дошманнар яисә кардәшләр” эссе темасын төзүдә аргументлылык өчен (җитәкчесе – Ханҗарова М.С.);
- Прохоров Артем Юрьевич, Чистай муниципаль районы Чистай педагогия көллиятенең 3 нче курс студенты, “Антитеррор” темасына иҗтимагый рекламасының мәгълүмати проекты өчен (җитәкчеләре – Шәймарданов А.Ф., Гафиятуллина Э.Х.);
- Гайнуллина Ландыш Хәлил кызы, Лениногорск муниципаль районы Лениногорск музыка-сәнгать көллиятенең тормыш иминлеге нигезләре оештыручы-укытучысы, “Бергәләп террорчылыкка каршы” чарасы проекты өчен;
- Низамов Айрат Рамис улы, Питрәч муниципаль районы Шәле урта гомумбелем мәктәбенең тормыш иминлеге һәм хәрби хезмәт нигезләре оештыручы-укытучысы, “Террорчылык турында уйланулар” эссе темасында сөйләү эзлеклелеге һәм уй-фикер йөртү оригинальлеге өчен;
- Мөхәммәтшина Лилия Гомәр кызы, Тәтеш муниципаль районы 1 нче Тәтеш урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “... нидән башларга?” эссе темасы буенча материалның мәгълүмати каршылыгы өчен.