Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы

2011 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2011 елның 27 нче октябрендә сәгать 11.00дә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышы үткәрелде.

Коллегия утырышы эшендә Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары мәгариф бүлекләре (идарәләре) башлыклары, республика муниципаль берәмлекләрнең мәгълүмати-методик үзәкләре директорлары катнашты.

Коллегия утырышы барышында түбәндәге чыгышлар ясалды:

- Гыйльметдинов Альберт Харис улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры, “Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләрен уку-укыту әдәбияты белән тәэмин итү”;

- Зиннуров Айрат Кәнәфи улы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары, “Татарстан Республикасы гомумбелем учреждениеләренең сәламәтлекне саклау эшчәнлеген оештыру”;

- Малышева Ирина Юрьевна, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы, “Татарстан Республикасы укучыларының сәламәтлек хәле турында”;

- Юсупов Тимур Марат улы, Россия Федерациясе Федераль хезмәтенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Татарстан Республикасындагы идарәсенең җитәкче урынбасары, “Балалар һәм яшьләрнең мәгълүмати иминлеге һәм төбәкара гаммәви мәгълүмат чараларында наркотикларны пропагандалауга каршы тору буенча чаралар”;

- Ибәтуллин Альберт Габделхалим улы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика кафедрасы доценты, “Белем бирү учреждениеләрендә сәламәтлекне саклау һәм ныгыту буенча системалы комплекслы эшнең нигез моделе”;

- Корочкина Светлана Алексеевна, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы “Шанс” диагностика һәм консультация үзәге директоры, “Балаларның психик һәм психологик сәламәтлеген саклау буенча эш тәҗрибәсеннән”;

- Поминов Андрей Иванович, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү турында”.

Коллегия утырышын үткәрү вакытында, республика мәгариф хезмәткәрләренә дәүләт һәм тармак бүләкләрен бирү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International