Төбәкләр һәрбер мәктәпкә мәктәп белем бирү системасын модернизацияләү турында мәгълүматны җиткерергә тиеш

2011 елның 31 октябре, дүшәмбе

2011 елның 27 нче октябрендә үткәрелгән Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко: “Төбәк белем бирү системаларын комплекслы модернизацияләү проекты максималь рәвештә үтә күренмәле булып тора. Төбәкләрнең укытучылар хәзмәт хакын арттыру буенча бурычлары төгәл билгеләнгән һәм карау өчен ачык”, - дип ассызыклады.

Коллегиядә катнашучылар төбәкләрдә һәрбер укытучыга хезмәт хакын автомат рәвештә 30%ка арттырырга тиешләр иде дигән ялгыш фикерләр булуын билгеләп үттеләр. Шул ук вакытта проектның төп мәсьәләсе – укытучының уртача хезмәт хакын Россия Федерациясе субъекты икътисады буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткерү. Укытучы хезмәтенә түләү фондын бүлеп бирү гомумбелем учреждениесе дәрәҗәсендә башкарыла һәм бу педагогик коллектив өчен максималь ачык булырга тиеш.

“Дәүләт үз өстенә алган барлык бурычларны башкара, һәм бу сигнал ишетелергә тиеш. Беркем дә популистик вәгъдәләр бирми, барлык бурычлар реаль һәм тулысынча башкаралачак”, - дип ассызыклады А.Фурсенко.

Коллегия әгъзалары бәяләмәсе буенча ялгыш фикерләр, беренче чиратта, урыннардагы җитәрлек булмаган мәгълүмати-аңлату эше – мәктәп педагоглары һәм директорларында проект турында тулы һәм объектив мәгълүмат булмавы белән бәйле. Шуңа күрә төбәк хакимиятләре мәгълүматны муниципалитетлар һәм белем бирү учреждениеләренә тагын да эффективрак җиткерергә тиеш. Моннан тыш, проект барышы турында тулы мәгълүматны Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләре мәгариф идарәсе органнарының рәсми сайтларында урнаштырырга кирәк.

Федераль дәрәҗәдә министрлык тарафыннан укытучыларга хезмәт хакын арттыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” (тел: +7-499-152-67-61) инде ачык. Шулай ук төбәк белем бирү системаларын модернизацияләү һәм укытучыларның хезмәт хакын арттыру проектын тормышка ашыру турында мәгълүмати плакат төзелгән һәм төбәк мәгариф идарәсе органнарына барлык гомумбелем учреждениеләрендә урнаштыру өчен җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International