Бүген Барнаулда Бөтенроссия студентлар форумы үз эшен башлый

2011 елның 31 октябре, дүшәмбе

2011 елның 31 нче октябрендә Барнаулда узачак Бөтенроссия студентлар форумында тәкъдир итү өчен, КДУ студентларының 7 проекты сайлап алынды. Форум гомумроссия иҗтимагый яшьләр (студентлар) оешмалары – Гомумроссия халык фронтының Яшьләр клубы әгъзалары тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлек итү килешүен тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Форумда катнашучылар проектлар бәйгесе нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Казан федераль университеты студентларының 11 иҗтимагый оешмасы һәм берләшмәсе форумның оештыру комитетына үз эшчәнлек юнәлешләре буенча 13 проект әзерләп җибәрде. Аларның җидесе Барнаулда форумның үзендә тәкъдир итү өчен сайланды.

Проект исемнәре арасында шундыйлары бар: “Яшьләр телевидениесе – киләчәк телевидениесе. Безнең турыда һәм безнең өчен! “Беренче яшьләр” телеканалы, “Нанотехнологияләр буенча шәһәр студентлар олимпиадасы”, “КФУда белем бирү сыйфатын арттыру: студентлар карашы” мониторингы”, “Намуслы йөрәк”, “Яраткан шәһәр – безнең чисталык һәм ямь территориясе”, - дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Белешмә өчен. Халыкара студентлар теләктәшлеге көне якынча 70 ел элек Чехословакия студентлары – 1939 елда немецлар тарафыннан оккупацияләнгән Прагада демонстрацияне бетерү вакытында җәфа күргән антифашистик каршылык геройлары хөрмәтенә оештырылды. Хәзерге вакытта бу – барлык факультетлар һәм укыту йортлары студентларының берләшү бәйрәме. Түбән стипендияләр, вузлардагы бюджет урыннарын кыскарту һәм Россиядә югары белем бирүне аз финанслау кебек проблемалар барлык студентлар һәм укытучыларның да профсоюз җитәкчелегендә уртак эш итүләрен сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International