2011 елның 31 нче октябреннән алып 4 нче ноябренә кадәр Россия Мәгариф һәм фән министры ятим балаларның “Йолдызлык” Бөтенроссия балалар сәнгать иҗаты бәйгесен үткәрә

2011 елның 31 октябре, дүшәмбе

Бәйгедә Россия Федерациясенең 18 субъектыннан ятим һәм ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен белем бирү учреждениеләренең талантлы һәм сәләтле тәрбияләнүчеләре катнаша.

Бәйге түбәндәге максат белән үткәрелә:
- балаларның иҗади потенциалын үстерү;
- милли мәдәният, милли йолалар һәм гореф-гадәтләргә карата хөрмәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;
- иҗади яктан сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү.

Бәйге нәтиҗәләре буенча лауреатлар һәм дипломантлар дүрт номинациядә билгеләнәчәк: “Хореография”, “Вокал”, “Инструменталь” һәм “Театраль”.

Бәйгедә катнашу ата-анасы тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга үз сәләтләрен күрсәтү, шулай ук үз яшьтәшләре белән аралашу һәм чарада катнашучылар арасыннан дуслар табу мөмкинлеген бирәчәк.

ГМЧны аккредитацияләү 2011 елның 31 нче октябренә сәг. 10.00га кадәр +7 (495) 629-53-27 телефоны яисә press@mon.gov.ru e-mail адресы буенча үткәрелә.

Үткәрү урыны: Леонид Тягачев тау чаңгылары клубы (Мәскәү өлкәсе, Дмитров районы, Шуколово бистәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International