Балалар иҗтимагый оешмалары активының “Галстуклылар иле” мәктәп-лагере

2011 елның 31 октябре, дүшәмбе

Көзге каникуллар вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Костёр” республика балалар сәламәтләндерү һәм белем бирү үзәге (Биектау районының Бөреле ст.) базасында балалар иҗтимагый оешмалары активистлары, “Лидер” республика читтән торып уку актив мәктәбендә катнашучылар, “Тукайның тылсымлы сүзе” республика фестивале, “Чиксез балачак” халыкара фестиваленең республика этабы, Татарстан Республикасы халыклары балаларының “Без бергә!” фестивале җиңүчеләре өчен смена эшли башлады.

“Росток” белгечләре сменада катнашучылар белән тренинглар үткәрәчәк. Смена кысаларында белем бирү учреждениеләре каршындагы балалар иҗтимагый берләшмәләре өчен “Галстуклылар иде” республика программасын тормышка ашыру буенча активының укулары узачак, фикер алышу булачак. Сменада катнашучылар үз берләшмәләре эшчәнлеге турында сөйләячәкләр.

Смена программасына Яңа Кырлай авылына экскурсия һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай музей комплексында булу, “Яратам сине, Россия!” Бөтенроссия патриотик җыры фестиваль-бәйгесенең “Туган илем, туган якларым” республика этабы финалында катнашу кертелгән.

“Мирас” профиль сменасы педагоглары һәм Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студентлары вожатыйлар булып эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International