Балалар иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара җыены

2011 елның 1 ноябре, сишәмбе

2011 елның 3-8 нче ноябрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә Балалар иҗтимагый берләшмәләрнең халыкара җыены узачак.

“Пионер оешмалары берләшмәсе – Балалар оешмалары Федерациясе” халыкара берләшмәсе җыенга “Татарстан варислары берләшмәсе” республика иҗтимагый оешмасы вәкилләреннән торган Татарстан Республикасы делегациясен чакыра. Җыен эшендә 12-16 яшьтәге 9 баладан торган делегация катнашачак. Делегациягә мәктәп укучылары – Яшел Үзән муниципаль районынан Татарстан варислары берләшмәсе әгъзалары керә. Җитәкчеләре – Мартышина Ольга Павловна, Яшел Үзән муниципаль районының мәктәптән тыш эш үзәге методисты.

Җыен программасы түбәндәге чараларны үз эченә ала:

3 нче ноябрь – делегация вәкилләре эшчәнлеге (балалар иҗтимагый берләшмәсе, аның эшчәнлеге, проектлары һ.б. турында мәгълүмат) турындагы фото, видео һәм текст материалларын үз эченә алган электрон рәвештәге презентация.

4 нче ноябрь – сменада катнашучыларның Халыклар берлеге көненә багышланган Баш ию тавындагы Тантаналы митингка барулары. Үзәк Бөек Ватан сугышы музеена экскурсия. Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган һәйкәлләр һәм мемориалларны карау белән Мәскәү буенча экскурсия. Делегацияләр презентацияләрен тәкъдир итеп, сменаны рәсми рәвештә ачу.

5 нче ноябрь – Мәскәү оборонасы чикләренә экскурсия. Иҗади кичә.

6 нчы ноябрь – Мәскәү оборонасы чикләренә экскурсия. Иҗади кичә.

7 нче ноябрь – катнашучыларның 1941 елның 7 нче ноябрендә булган тарихи парадка багышланган Кызыл мәйдандагы Тантаналы йөреш сменасында булулары. Билгелесез солдат каберенә чәчәкләр салу. Мәскәү өчен көрәш ветераннары белән очрашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International