Лиссабонда (Португалия) Вадо-кай Федерациясенең каратэ буенча 38 нче Европа чемпионаты узды. Россия җыелмасы составында республикабыз вәкилләре буларак “Танкодром” балалар иҗаты үзәге тәрбияләнүчеләре (тренерлары – Осипова Л.А.) катнашты.
3 спортсмен командага 5 медаль алып кайтты: Ләйсән Ногманова (14-15 яшьтәге кызлар категориясе) – ката һәм кумитэ буенча алтын; Константин Долгов (14-15 яшьтәге егетләр категориясе) – кумитэ буенча бронза; беренче мәртәбә олылар категориясендә чыгыш ясаган Анна Осипова – кумитэ буенча көмеш, ката буенча бронза.