Форум эшендә Россиянең 50 төбәгеннән мәктәп китапханәчеләре, китапханә фондлары методистлары һәм мәгариф министрлыклары һәм идарәләре вәкилләре катнашты.
2011 ел форумы мәктәп китапханәчеләренең “укытучы-китапханәче” яңа социаль статусын булдыру буенча Хөкүмәт Рәисе В.В. Путин куйган бурычларны тормышка ашыруның эффектив механизмнары турында россиякүләм фикер алышу мәйданчыгы булып торды. Форумның төп мәсьәләсе – мәктәп китапханәләре үсешен тигезләү һәм эшчәнлекләрен инновацион Россиянең төп структуралары буларак тәэмин итү өчен федераль һәм төбәк хакимият, китапханәчеләр, педагоглар һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге, бизнес җәмәгатьчелекләре көчен берләштерү.
Форумны тантаналы ачу 26 нчы октябрьдә Пушкин тыюлыгы Фәнни-мәдәни үзәгенең Зур залында узды. Докладлар белән Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының программалар һәм проектларны анализлау һәм мониторинглау бүлеге башлыгы Ирина Трипольская, педагогика фәннәре докторы, Россия Федерациясенең атказанган фәнни эшлеклесе, ИФЛА мәгълүмати грамоталылык секциясенең даими комитеты әгъзасы Наталья Гендина, педагогика фәннәре кандидаты, “Мәктәп китапханәсе” журналының баш мөхәррире, Рус мәктәп китапханәләре ассоциациясе Президенты Татьяна Жукова чыгыш ясады.
Форумда катнашучылар аларны беренче чиратта кызыксындырган эш аспектын сайлау мөмкинлегенә ия иде:
- мәктәп китапханәләре эшчәнлеге сыйфатын арттыру системасы, китапханә кадрлары, иҗат һәм уңышка юл буларак балалар укуы, мәктәп китапханәләренең мәгълүмати ресурс агрегатлары белән хезмәттәшлеге буенча секцияләрдә эшләү;
- мәктәп китапханәсендә шәхеснең мәгълүмати мәдәниятен формалаштыру буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашу;
- белем бирү, тәрбия һәм коррекциядә китапханә психологиясе һәм терапиясе буенча; Н.А. Рубакин хезмәтләрендә тормыш стратегиясе буларак уку; белем бирү учреждениеләре һәм мәгариф идарәсе органнарының ГМЧ белән хезмәттәшлеге; шәхеснең мәгълүмати мәдәниятен формалаштыру контекстында басма һәм электрон сүзлекләр куллану турында лекцияләр тыңлау;
- китапханә педагогикасы буенча Китапханә мәктәбе эше; педагог-китапханәченең профессиональләшүе стратегиясе буенча мастер-класс форматы катнаш эш уеннары; “Ныклы китапханә ассоциациясен булдыру” PR, “Мәгариф өчен китаплар” уку-укыту әдәбиятын комплектлауның автоматлаштырылган системасы белән эшләү буенча мастер-класслар һәм сынлы сәнгать әдәбияты чаралары белән балаларны кешелекле итү буенча тренингларда катнашу;
- “Мәктәп китапханәчесе” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләренең иҗади семинары һәм мәктәп китапханәсенең мәгълүмати-белем мохите буенча семинар эшендә катнашу һ.б.
“Мәктәп китапханәчесе-2011” иҗади семинарында Россиянең төрле төбәкләреннән 11 финалист арасында Татарстан Республикасы Норлат шәһәре Норлат гимназиясенең китапханә мөдире Нәфисә Зәйнетдинова җиңүче – “2011 елда Россиянең иң яхшы мәктәп китапханәчесе” булып танылды! Аның чыгышын һәм актив укучылар мохитен булдыру буенча авторлык эшен Форум жюрие һәм катнашучылары югары бәяләде.