2011 елның 24 нче октябреннән алып 3 нче ноябренә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында квалификация күтәрү курслары кысаларында “Ел остазы” VII Республикакүләм вожатыйлар осталыгы бәйгесе үтте.
Бәйге “Мәгариф” өстенлекле милли проектын тормышка ашыру һәм “Йөрәгемне балаларга бирәм” Бөтенроссия өстәмә белем бирү педагоглары бәйгесе кысаларында үткәрелә.
Бәйге үз алдына билгеле максатларны куя:
- балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре казанышлары белән танышу һәм аларның шәхес социализациясе (социаль тотыш) буенча алдынгы эш тәҗрибәсен тарату;
- балалар иҗтимагый берләшмәләре әгъзаларын граждан-патриотик яктан тәрбияләү;
- сәламәт яшәү рәвеше һәм экологик мәдәниятне формалаштыру.
Бәйге ике елга бер мәртәбә уздырыла һәм өч этапта үтә: муниципаль, читтән торып һәм финал.
VII Республикакүләм вожатыйлар осталыгы бәйгесендә баш вожатыйлар, педагог-оештыручылар – балалар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.
Жюри әгъзалары читтән торып үткәрелгән этабында 25 конкурсанттан финал этабында катнашучыларны билгеләде. Курслар барышында бәйгеләр нәтиҗәләре буенча бүгенге ярышлар финалистлары ачыкланды.
2 нче ноябрьдә 8 финалист арасыннан җиңүчеләр һәм “Йөрәгемне балаларга бирәм” Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак Гран-при иясе билгеләнде.
III дәрәҗә дипломнары белән Арча муниципаль районы педагог-оештыручысы Галәветдинова Р., Тукай муниципаль районы педагог-оештыручысы Үтәшева Ю., Лениногорск муниципаль районы педагог-оештыручысы Чернова Н. бүләкләнде.
II дәрәҗә дипломнарына Азнакай муниципаль районы педагог-оештыручысы Гомәрова Р. һәм Актаныш муниципаль районы педагог-оештыручысы Хафизова А. лаек булды.
Мактаулы I урынны Спасс муниципаль районы педагог-оештыручысы Филиппова Ю. алды.
Гран-прига Чистай шәһәре 7 нче урта гомумбелем мәктәбе педагог-оештыручысы Гатауллина А. ия булды.