2011 елның 10-11 нче ноябрь көннәрендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Иҗтимагый проектлар үстерү үзәге белән берлектә “Чит кеше баласын тәрбиягә алган гаиләләр форумы”н үткәрә.
Форумда чит кеше баласын тәрбиягә алган ата-аналар, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының опека органнары вәкилләре (барлыгы 250 кеше) катнашачак.
Форум кысаларында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, башка гаиләләр карамагына бирелгән балаларның шәхси һәм милек хокукларын яклау, чит кеше баласын тәрбиягә алган гаиләләргә ярдәм итүдә актуаль мәсьәләләр һәм бөтенроссия чит кеше баласын тәрбиягә алган гаиләләр ассоциациясен булдыру мөмкинлеге турында фикер алышу булачак. Форум барышында анда катнашкан чит кеше баласын тәрбиягә алган ата-аналарга индивидуаль хокук һәм психологик-педагогик консультация бирүне оештыру планлаштырыла.
Чит кеше баласын тәрбиягә алган гаиләләргә ярдәм күрсәтә торган коммерцияле булмаган һәм хәйрия оешмалары тәҗрибәсен популярлаштыру максатында, 2011 елның 11 нче сентябрендә аларның эшен тәкъдир итү оештырылачак.
Үткәрү урыны: Остоженок ур., 25 нче йорт, Г.П. Вишневская җитәкчелегендә Опера җырлау үзәге.
Форум 2011 елның 10 нчы ноябрь көнне сәг. 11.00дә ачылачак. Катнашучыларны теркәү сәг. 10.00да башлана.