Дәүләт думасы дәүләтнеке булмаган вузларны бюджеттан финанслау тәртибен билгели торган закон проектын өченче укуда кабул итте. Совет Федерациясе тарафыннан расланып документка Президент кул куйганнан соң, вузлар студентларны бюджет урыннарына кабул итү хокукын алачак.
Бүген Россиядә дәүләт аккредитациясе алган меңнән артык югары уку йорты бар. Аларның 452се – шәхси. Бу әлеге вузларның эшчәнлеге дәүләт һәм өлешчә Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тикшерелгән һәм расланган булуын аңлата.
Төзәтүләр нигезендә мөһим үзгәрешләр кертелә: “дәүләт вузлары” урынына “дәүләт аккредитациясе булган вузлар” дип язарга кирәк. Бу, бары тик дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләргә кагыла торган, Конституция һәм “Мәгариф турында” Законы гарантияләгән хокуктан тыш, бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү өчен уйланган.
- Очсызлы (елына 55 мең сумнан кимрәк) һәм кыйбатлы (100 мең сумнан артык) белем бирү секторы саклана диярлек, - дип ачыклык кертте Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьминов. – Ә менә уртадагылар, дип әйтик, күп юнәлешләр буенча тиешле түләүле студентлар санын җыя алмадылар.
Кузьминов фикеренчә, дәүләтнеке булмаган вузлар бүгенге көндә бетү чигендә торалар. Быел студентлар бик аз кабул ителде: мисал өчен, уртача дәүләт вузы беренче курса 700 кеше кабул итсә, шәхси вуз – бары тик 90ны гына. Беренче курслылар саны буенча лидер – Православ Изге Тихон гуманитар университеты. Монда БДИның 59,2 уртача баллы белән 269 кеше кабул ителде. Йөз шәхси вуз арасында бары тик 16сына гына беренче курска 50дән алып 100гә кадәр кеше керде. Владикавказ идарә итү институты 59,4 уртача балл белән 82 кеше кабул итте. БДИның уртача баллы югарырак булган җирләрдә студентлар саны азрак. Мәсәлән, танылган “МИРБИС” Мәскәү халыкара югары бизнес мәктәбендә 66,8 уртача балл белән бары тик 26 беренче курс студенты бар.
Россия ректорлар союзының закон проектына карата искәрмәләрендә түбәндәгеләр әйтелгән: россия дәүләтнеке булмаган вузлар ныклы тарихи яшәеш горизонтына ия түгел, бу аларга гражданнарның югары белем алуга конституцион хокукларын бәйге нигезендә дәүләт бюджеты акчасына тормышка ашыру органы ролен уйнау мөмкинлеген бирми. Документның аңлатма язуы дәүләт вузлары ректорларын тынычландыра кебек: кабул итүнең контроль санын алуга реаль претендентлар сыйфатында күп дигәндә 40 алдынгы дәүләтнеке булмаган югары уку йорты гына була ала.
- Дәүләт финанславын алу бәйгесендә катнашу өчен кабул итү критерийларының үтә күренмәле системасы булдырылырга тиеш, - дип ышаныч белдерә Ярослав Кузьминов. – Беренчедән, бу шундый үтә күренмәлелек пакеты: вуз сайтында кабул итү буенча барлык мәгълүмат – кабул итү турында приказлар һәм, иң мөһиме, теге яисә бу абитуриентның керергә хокук биргән БДИ баллары мәҗбүри тәртиптә булырга тиеш. Кызганыч, тик берничә дәүләтнеке булмаган югары уку йорты гына бу критерийга туры килә. Шулай ук сайтта барлык укытучыларның укыту программалары булырга тиеш, чөнки бу кешеләрнең алар кемгә укырга килгәннәрен күрү өчен уңайлы.
Шулай ук Кузьминов, студентлар кинәт кенә урамда калмасын өчен, вузның үз мәйданы булуын исәпкә алырга тәкъдим итә. Өченче критерий – штаттагы укытучылар, аларның кимендә яртысының фәнни хезмәтләре булырга тиеш. Һәм тагын бер нәрсә: кабул ителгән студентларның кимендә яртысының профиль предмет буенча “дүртлегә” туры килгән БДИ баллары булырга тиеш.
- Минемчә, әлеге таләпләр дәүләтнеке булмаган вузларга гына түгел, ә барлык вузларга карата кулланырга тиеш, – дип ассызыклады Ярослав Кузьминов. – Бездә шушы критерийларга туры килмәгән дәүләт вузлары шактый.